Рөстәм Миңнеханов: ЮНЕСКО күп милләтле Татарстан өчен әһәмиятле булган уникаль тарихи һәйкәлләрне саклауда мөһим роль уйный

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Азуле ханымга республикага игътибары һәм Татарстан проектларын хуплавы өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты ЮНЕСКОның күп милләтле Татарстан өчен әһәмиятле булган уникаль тарихи һәйкәлләрне саклауда мөһим ролен ассызыклады. 

"Бүген Татарстанның өч объекты ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.Бу Казан Кремле, Болгар тарихи-археологик комплекс, Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге. Соңгы биш елда Россиядән Бөтендөнья мирасы исемлегенә өч объект кертелүе, ә шуның икесе Татарстанда булуы бик абруйлы", - диде ул. 

ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда актив рәвештә оешманың ассоциацияләнгән мәктәпләре һәм кафедралары эшли. Һәм Россиядә бердә-бер ЮНЕСКОның мәдәниара диалогны ныгыту буенча Махсус илчесе - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. 

Одри Озуле билгеләгәнчә, ЮНЕСКО Татарстан белән хезмәттәшлек итү яклы. "Без мәгариф өлкәсендәге проектларыгызга, Иҗади шәһәрләр челтәренә һәм башка инциативаларга ярдәм итәргә әзер", - диде ЮНЕСКО генераль директоры. 

РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов очрашуда Татарстанда ЮНЕСКО көннәрен үткәрергә тәкъдим итте. 

Татарстан Президенты әлеге тәкъдимне хуплады һәм чараны 2020 елда - ТАССР оешуга 100 ел тулу елында - уздырырга тәкъдим итте. 

Минтимер Шәймиев та идеяне хуплады, ул вакытка Казанда беренче паллиатив мәктәп тә эшли башлый. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.