"Казан" агросәнәгать паркы территориясендә 276 резидент эшли

08.03.2019

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә "Агосәнәгать паркы ААҖ генераль директоры Олег Власов агросәнәгать паркы эшчәнлеге турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә паркта 276 резидент эшли. 2018 елда товар әйләнеше 1,6 млрд. сум тәшкил итте. 1200 хезмәт урыны булдырылган. 

2018 елда табыш 16 млн. сум тәшкил иткән (2017 елда - 22 млн. сум, 2016 елда - 16 млн. сум, 2015 елда - 6,2 млн. сум). 

Агропарк территориясендә офис бүлмәләре бар (1600 кв. метр), складлар (7000 кв. метр), сәүдә заллары - 395 сату урыны, яшелчә эшкәртү цехы (1 мең кв. метр тирәсе), суыткыч җиһазлары. 

Резидент компанияләр арасында 22 эшкәртү производствосы бар, анда 800 атамалы продукция җитештерелә, еллык продукция күләме - 7500 тонна. 

Олег Власов сүзләренчә, 84 суыткыч витриналар бар. Мондый күләмдә  суытып ит сату республикада беренче кат оештырылган. 

Агропаркта ветеринар тикшерүләре үткәрелә. Шул исәптән 1500 дән артык экспертиза. Узган елда 20266 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе тикшерелгән. 51 тоннадан артыгы сатуга чыгарылмаган. 

2018 елда "Казан" агросәнәгать паркында Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 30дан артык делегация булган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.