Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика кидәшмәсендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – РФ ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин янгыннарны профилактикалауга һәм гражданнар җыеннарында бу хәлләр турында актив фикер алышуга өндәде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 6 мартына республикада 678 янгын чыккан (2018 елда шушы чорга – 741), 44 кеше һәлак булган (2018 елда – 22 кеше), өч бала (2018 елда – ике), 41 кеше имгәнгән (2018 елда – 50 кеше).
Рафис Хәбибуллин ассызыклаганча, үткән атнада 36 янгын чыккан, аларда 2 кеше һәлак булган. Ел башланганнан бирле янгыннар чыгу очраклары үткән елның шушы чорына карата 8,5% ка кимегән (741дән 678гә кадәр). Һәлак булганнар саны 1,5 мәртәбә арткан, ягъни 51,7%ка (29дан 44кә кадәр).
«14 районда үткән елның шушы чорына карата һәлак булучылар саны арткан», – диде Рафис Хәбибуллин. Шул исәптән Аксубай, Балтач, Буа, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә.
Рафис Хәбибуллин, Рөстәм Миңнехановның янгыннар һәм һәлак булучылар саны берьюлы арткан муниципаль районнар турындагы соравына җавап биреп, Аксубай, Зеленодольск, Кукмара, Лениногорск, Питрәч районнарын һәм Чаллы шәһәрен атады.
Рафис Хәбибуллин, районнарда күп балалы гаиләләргә һәм социаль кыен хәлдә булган гаиләләргә, Казанда социаль яктан тотрыксыз гражданнар торган урыннарга йөрү буенча профилактик төркемнәрнең эшен җитәрлек түгел, диде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында янгыннар һәм һәлак булучылар саны берьюлы арткан муниципаль районнар җитәкчелеге белән сөйләште.
Рафис Хәбибуллин тагын республика территориясендә яну газлары белән агуланган кешеләр саны турында белешмә бирде. Үткән атнада шундый ике очрак булган, аларда 2 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала (Әлмәт - 1 очрак, 1 кеше зыян күргән; Казан - 1 очрак, 1 бала зыян күргән).
2019 елның 6 мартына 17 газ белән агулану очрагы булган: Казанда, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зеленодольск районнарында. Бу чорда барысы 5 кеше һәлак булган, в шул исәптән 3 бала.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга һәм бигрәк тә муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, янгыннарны һәм газ белән агулану очракларын профилактикалауга җитди игътибар бирергә кушты.
Киңәшмәдә түбәләрдән боз һәм кар кисәкләре төшү турында да сөйләделәр.
Ел башланганнан бирле 3 шундый очрак теркәлгән. 5 кеше зыян күргән, шулардан икесе һәлак булган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе тиешле күрсәтмә чыгарган, анда мондый очракларны булдырмый калуга юнәлгән өстәмә чаралар билгеләнгән.