Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Гражданнар хокуклары һәм ирекләрен саклау, алга таба ЮНЕСКО белән багланышларга кагылган мәсьәләләр турында сүз барды.
Бүген Михаил Федотов Казанда Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессында катнаша.