Татарстан Президенты һәм ЮНЕСКО генераль директоры «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнаштылар

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнаштылар.

Чара Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды (Казан).

Рөстәм Миңнеханов һәм Одре Азуле конкурсның «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Казаннан Миләүшә Зариповага, Татьяна Михайловага, Сарманнан Гөлшат Бәхетгәрәевага, Чаллыдан Евгения Селезневага дипломнар тапшырылды.

«Хатын-кыз җәмгыятьтә зур роль уйный, һәм, гомумән, безнең бөтен тормышыбыз гаиләгә бәйле. Сез иң активлар, торак пунктлары, Татарстан һәм Россия үсешенә үзегездән зур өлеш кертәсез. Рәхмәт сезгә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле да гүзәл затларга рәхмәт белдереп, сәламәтлек, бәхет, һәрвакыт яратып яшәүләрен теләде. "Гүзәл затлар кайсы өлкәләрдә генә эшләми. Тик хатын-кыз кайда гына эшләмәсен, аның иң төп вазыйфасы – әни булу, йорт җылысын саклау. Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызларның роле бик зур", - дип билгеләп узды ул.

Искәртәбез, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы үткән елның ноябрендә старт алды, беренче этабы муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә заявкалар кабул итү иде. Оештыру комитетына барлыгы ун номинация буенча 600 заявка кергән. Быел «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» һәм «Минем язмышым – минем профессиям»  номинацияләрендә катнашучылар саны иң күп булды.


"Татар-Информ" МА.