Татарстан Республикасында 2019 елның 7 мартына 522,1 тысяч кв. м. торак эксплуатациягә тапшырылган

08.03.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның 7 мартына 522,1 тысяч кв. м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 21,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 235 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 1 млн. 780 мең сумлык 42 карар чыгарылган.   

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2020 һәм 2021 елларга торакны гамәлгә кертүне арттырырга исәплиләр. Бу үз чиратында яңа төзелеш өчен мәйданчыклар әзерләүне, шулай ук тиешле инфраструктура белән территорияләрне, шул исәптән балалар бакчаларын, мәктәпләрне, башка социаль инфраструктура объектларын тәэмин итү – мөһим бурыч. Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, торак корылышы өчен үсеш ноктасын алдан әзерләргә кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының  инвестицион программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең кв.м. булган 838 фатирлык 165 йорт файдалануга тапшыру карала. 2019 елның 7 мартына статистика органнарына 1 мең 628 фатирлык 29 йорт буенча (мәйданы 95,3 мең кв. м) хисап тапшырылган.

2019 елда 309 ятим бала яллау шартнамәләре буенча торак урыннары белән тәэмин ителәчәк, бүлеп бирелгән акча 373 млн. 231,9 мең сум. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 65 торак урын әзер инде.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 24 йорт файдалануга кертелгән (мәйданы 154,2 мең кв.м), калганы – 107 йорт.

Калган 107 күп фатирлы инвестицион торак буенча 50 йорт әзер диярлек; 36 сы – уртача әзерлектә; 21 йортта эшләр күп әле.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 235 күп фатирлы йорт төзүне 91 төзелеш алып баручы гамәлгә ашыра. 

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 133 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаилә, 2015-2020 елларга  «Торак» ФМП буенча 53 яшь гаилә һәм 45 аерым категория граждан.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.