Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Кукмарада Татарстанда Террочылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Комиссия эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Террочылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль идарәләре вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында эш сәфәрендә. Анда ул «Мастер и камень Индустрия» таш эшкәрү фабрикасында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре. Утырышта Татарстан территориясендә гамәлгә ашырырга ниятләнгән проектлар каралды.
Башта "Түбәтәй Тауэр" башнясын төзү проекты каралды. Инвестор - Пермьнән эшкуар. Ул билгеләгнәчә, Казанда соңгы елларда туризмны үстерүдә зур казанышларга ирештеләр. Проект туристларн җәлеп итүгә юнәлтелгән. Объектны Казансу елгасының уң чрында Су спорт төрләре сарае янында урнаштыру тәкъдим ителә. Конструкция биеклеге - 125 метр. Анда 95 метр биеклектә күзәтү мәйданчыгын оештыру, янындагы территориядә тематик парк оештыру карала. Инвестор исәпләве буенча "Түбәтәй Тауэр" елына 500 меңгә кадәр кунак кабул итә ала. Проектны гамәлгә ашыру срогы - 2,5 ел.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның сәнгатьле бизәлешен уйлап бетерергә тәкъдим итте.
Икенче проект - Казанда медик реабилитация үзәге төзелеше. Халыкка терәк-хәрәкәт итү аппараты травмалары, йөрәк чирләре, неврологик зарардан соң тергезүгә юнәлтелгән югары технологияле медик хезмәт күрсәтү учреждениесен төзү тәкъдим ителә. Әлеге үзәктә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча хезмәт тә күрсәтеләчәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикага әлеге проект кирәк. Ул профильле министрлыкларга инвесторга җир кишәрлеген сайлау, инженер челтәрләрен тоташтыру өлкәсендә ярдәм күрсәтергә йөкләде.
Шуннан "Эр Ликид" компаниясе проекты тәкъдим ителде. Проект Татарстан дәвалау-профилактика учерждениеләренә медицина кислородын саклау һәм тәэмин итү системасын яңарту һәм төзекләндерүне тәкъдим итә. Компания шундый ук проектны Казанда гамәлгә ашырды инде. Хәзер Чаллы һәм Түбән Камада эшне дәвам итәргә ниятли.
ТР Президенты проектны раслады һәм компаниянең үзен уңай яктан күрсәтүен искәртте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге нигезендә медицина сәнәгать паркын оештыру проекты белән танышты. Медицина җиһазларын һәм шуңа бәйле товарларны җитештерүче резидентларны җәлеп итү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов проектны югары бәяләде һәм резидентлар белән эш алып баруга аеруча игътибар итәргә киңәш итте.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышын уздырды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – эш төркеме җитәкчесе. Утырышта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев та катнашты.
Көн тәртибендәге төп тема илкүләм проектларны һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча комплекслы планны гамәлгә ашырганда кулланыла торган төзелеш материалларына бәяләр барлыкка килү булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. 80 хәйрияче җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2018 елда Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап иде. Хисапны ТР Премьер-министры Алексей Песошин бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының сул як ярын төзекләндерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы турында хәбәр итте. Киңәмшәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстанда 860 мең квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 35,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртергә тиеш. Бүген бу хакта финанс органнарының 2019 елның I кварталы йомгаклары буенча уртак киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
«Без акчаны алуга ук туздырып бетерергә тиеш түгел – бу кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан үзгәртүгә китәргә тиеш, кешеләр моны сизәргә тиеш. Акчаларны нәтиҗәсез файдалануны булдырмаска кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.