Татарстан республикасы территориясендә янгыннар һәм аларда кешеләрнең үлеме турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында 3 майга 919,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган,бу планда каралганның 38%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстанда Җиңү көненә яңа акчалата түләүне 1481 кеше алачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Татарстанда 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча 38 мең 642 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Казанда 500 дән артык волонтер “Үлемсез полк” хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 1 майдан башлап, сугышта һәлак булучыларның һәйкәлләре тәүлек дәвамында полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасында катнашучыларның күзәтүе астында булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм республиканың башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле рәвештә берничә йөкләмә бирде.
Рөстәм Миңнеханов тиешле хезмәтләргә һәм ведомстваларга гомуми белем мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшереп торырга кушты. Бигрәк тә агач корылмаларга аерым игътибар биреләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Йолдызлык” яшьләр фетивалендә катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләде.
Бу чара гадәттәгечә “Пирамида” күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.
Бүген Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышын уздырды, ул безнең илнең бу Оешмага керүенә 65 ел тулуга багышланган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген Мәскәүдә, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Кремльнең Екатерининск залында РФ Президенты Владимир Путин биш россиялегә дәүләт һәм халык алдындагы аерым казанышлары өчен “Россия Федерациясенең Хезмәт Герое” алтын медален тапшырды.