Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.
Төбәкнең транспорт инфраструктурасын алга таба камилләштерү, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, тармакның башка актуаль мәсьәләләре турында сү барды.
Искәртик, бүген Россия транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов «Главтатдортранс» ДКУнең зональ кураторларына 10 Ford Focus автомобиле ачкычларын тапшырды.