Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 2018 ел йомгаклары буенча 10%ка арткан һәм 630 млн АКШ доллары тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Кытай Халык Республикасының зур делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде. Кичә алар Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ эше белән таныштылар һәм «Хайер» көнкүреш техникасы җитештерү заводында булдылар.
Бүген иртән Кытай делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының җитештерү мәйданчыгын карадылар.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия белән Китай төбәкара хезмәттәшлеге буенча «ВолгаЯнцзы» форматындагы Совет утырышы алдыннан очрашуга шат булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия һәм Кытай җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт әйтте.
«Төбәкара мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге Россия белән Кытайның үткән елны һәм бу елны төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителүдә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел илләребез арасында дипломатик мөнәсәбәтләргә 70 ел тулу билгеләп үтелә».
«Татарстан Шаньдун, Сычуань, Хунань, Аньхой, Чжэцзян, Хэйлунцзян Кытай провинцияләре белән 6 килешү төзеде һәм муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү, - диде Татарстан Президенты. – Пекинда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли, Казанда – Кытайның Генераль консуллыгы».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел июнь аенда Харбинда ул Россия-Кытай ЭКСПОда катнашачак һәм Татарстан Икътисады һәм мәдәнияте көннәрен ачачак.
Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе Татарстанда «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводын төзеде; Тяньцзин икътисадый һәм техник үсеш зонасы «Алабуга» МИЗның 3 нче чиратын үстерү өчен уртак предприятие булдыру буенча эш алып бара.
«Хайер» корпорациясе Татарстанда суыткычлар җитештерү заводы ачты, сентябрьдә кер машиналары заводын ачу каралган.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткәннән соң Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хайер» «акыллы заводы» проектын гамәлгә ашыру ниятләре турында ике дәүләт җитәкчелеге барында килешү имзаланган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Волга-Янцзы» форматында хезмәттәшлек Советы төбәкара мөнәсәбәтләр өчен яхшы мәйданчык булып тора.
«Без Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек өчен ачык һәм багланышларыбызны киләчәктә дә үстерергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юнга мөрәҗәгать итеп.