Яңалыклар

16.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар алга таба хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар буенча багланышлар турында сөйләштеләр.

16.04.2019

Бүген Татарстан Президенты Көньяк Кореядән «SK Engineering & Construction» компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. «SK Engineering & Construction» - Көньяк Кореянең алдынгы сәнәгать холдингы SK Group бүлекчәсе. «SK Engineering & Construction» нефть эшкәртү заводлары, нефть химиясе предприятиләре, энергетика, гражданнар һәм транспорт инфраструктурасын проектлау һәм төзү өлкәсендә комплекслы хезмәт тәкъдим итә. 

16.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «ЭНКА Иншаат ве Санайи А.Ш.» («ЭНКА компаниясе») генераль директоры һәм башкарма комитеты рәисе Мәхмәт Тара җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты. 

15.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм СССРның фехтование буенча Атказанган тренеры Владимир Васильевич Житловның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклаша. Ул мәрхүмнең хатыны Валентина Никонова адресына телеграмма юллады.

15.04.2019

Бүген Татарстанның Казан Ратушасында “Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. 

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

15.04.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019” саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР вице-премьеры - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.

14.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерханның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы – татар милли мәдәни җәмгыяте активы белән очрашты. Очрашуда Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты.    

14.04.2019

Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында узды.    

13.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәренә килде.   

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын башкаручы Сергей Морозов белән очрашырга җыена. Яклар сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышачак. 

13.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 5 апрель көнне яшүсмерне кыйнау очрагын катгый контрольгә алырга йөкләде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Яшьәр эшләре буенча министрлыкка, Казан шәһәре администрациясенә әлеге очракны аеруча игътибарлык белән хәл итәргә йөкләде. 

Битләр: << 861 862 863 864 865 866 867 868 ( 869 ) 870 >>