Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскта 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы ачылу тантанасында катнаша.
Чара «Платинум Арена Красноярск» спорт комплексында уза, аны махсус уеннар өчен төзеделәр, 7 меңнән артык тамашачыны сыйдыра.
Кышкы студентлар уеннарын сәламләү сүзе белән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итүе көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тобольскка (Төмән өлкәсе) эш сәфәре кыла.
Төп максаты – «СИБУР» төркеменең төзелеп килүче «ЗапСибНефтехим» нефть химиясе комплексында булу.
«Рощино» аэропортында Рөстәм МиңнехановныТөмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычев, Хөкүмәт әгъзасы – «СИБУР» ҖЧҖ идарәче директоры Рөстәм Галиәхмәтов һәм башкалар каршы алды.
2019 елда Татарстанда янгыннар турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры - РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда Республикасында нәселле терлекчелек турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2019 елда Татарстанда 936 күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Эшче һөнәрләренең абруен арттыру– безнең өстенлекле бурычыбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнен заман» эшләүче яшьләр иҗатының еллык ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләр һәм активистлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насрыев белән очрашты.
Казанда Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу турындагы карар РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе белән 2017 елның 19 августында кабул ителгән иде. Фәриддин Насрыев Генераль консул итеп 2018 елда билгеләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Батыр Ниязлиев белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростех дәүләт корпорациясе гади кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык артисты, "Турецкий хоры" арт-төркеме продюсеры Михаил Турецкий белән очрашты.