Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Потомак Университеты һәм Woz-U Университеты (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТИСБИның Идарә универститеты ректоры Нэлла Прусс катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2018 елның октябрендә Сан-Францискога (АКШ) эш сәфәре кысаларында Америка югары уку йортлары вәкилләре белән очрашкан иде инде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәнни-техник өлкәдә кече рәвештәге предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектларны башкару турында хәбәр ителде. 2018 елда түбәндәге проектлар нәтиҗәле булды: компаниянең нәтиҗәле инвестицион портфелен формалаштыру буенча мәгълүмати җиһазын гамәлгә ашыру һәм юурычларны хәл итү методологиясен булдыру, «УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖтә бәяләне билгеләү белән идарә итү, "Эзләү һәм нефть чыгару" блогында бердәм структурлаштырылган сәнәгать мәгълүматлары базасын булдыру, нефть продуктлары бәяләрен формалаштыру бизнес-процессын камилләштерү, "ТАНЕКО" АҖндә ресурсларны продукция сыйфатын киметмичә куллану. 2019-2020 елларда гамәлгә ашырылачак төп ИТ-проектлар билгеләнде. Алардан 12 млрд. сумга икътисадый эффект көтелә.
Директорлар советы "Стратегия-2030"да каралган нефть запаслары һәм чыгару күләме үзгәрү динамикасы турында фикер алыштылар. 2018 елның беренче гыйнварына «Миллер энд Ленц» бәйсез компаниясе бәяләве буенча нефть запаслары 1303 млн. тонна дип исәпләнә (расланганы - 866,5 млн. тонна), бу "Татнефть" ГАҖнең тагын 36 ел нефть чыгарачак дигән сүз.
2019 елның 1 гыйнварына "Татнефть"нең геология тикшеренүләре, файдалы казылмаларны эзләү һәм чыгаруга 98 лицензиясе бар. 2018 елда чыгарыла торган нефть запаслары күләме 30,9 млн. тоннага артты. 2019 елда запаслар 32,6 млн. тоннага артыр дип көтелә.
Шулай ук компаниянең 2018 елга инвестицион программасы үтәлеше һәм 2019 елга программа турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республиканың Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республиканың Казандагы Генераль консулына яңа вазыйфасында уңышлар теләде. Ул шулай ук Казанда Генконсуллык ачу турында кабул ителгән карар өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин TIAF 5 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышында катнашты.
Бу чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Монда Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Кытай, Германия, Польша, Төркиядән 150 предприятие килгән иде.
Казан - республиканың тулаем продуктының өчтән бер өлешен формалаштыручы эре сәнәгать үзәге. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының 32 нче сессиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген брифингта яңа инвестицион проектлар турында сөйләде.
Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
2018 елда Татарстан территориясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән 400 дән артык инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Инвестицияләр 29 илдән кергән, аларның иң активлары АКШ, Германия, Төркия, Кытай, Нидерланд.
2018 елда Татарстан башкаласының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында бүген Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Думасының 32 нче сессиясе утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.