Яңалыклар

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге (D-8) генераль секретаре Дато Ку Җафар Ку Шаари әфәнде белән очрашты.

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре һәм XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары белән очрашты. 

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Россия –  Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме партнерлыгында Казанда 24 апрельдән алып  30 апрельгә кадәр барачак. Быел фестиваль беренче мәртәбә XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды. Шорт-листка төрле илләрдән 55 картина кергән.

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләре белән очрашты. Очрашуда Алжир, Бенин, Буркина-Фасо, Габон, Гвинея-Бисау, Мисыр, Индонезия, Йәмән, Тунис, Судан, Уганда илчеләре катнашты. 

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре делегацияләре Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килделәр.

24.04.2019

Иртәгә, 25 апрель көнне, Рәсми Татарстан сайтында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы онлайн-трансляцияләнәчәк. 

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге президенты Рифат Хисарджиклыоглу белән очрашты.

 

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков та катнашты. 

23.04.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзәндә гражданнарны тузган тораклардан күчерү программасында катнашучылар белән очрашты.

23.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имангали Тасмахамбетов белән очрашты. 

23.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарага  эш сәфәре  кысаларында Татарстанда Наркоманиягә каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, территориаль федераль структуралар җитәкчеләре һәм республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. 

Утырышыта 2018 елда республика министрлыклары һәм ведомстволарының, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр таралышына каршы һәм Татарстанда халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау  эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Битләр: << 861 862 863 864 ( 865 ) 866 867 868 869 870 >>