Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле милләттәшләр!
Сезне Туган тел көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәмне без, традициягә тугрылык саклап, бөек татар шагыйре, үзенчәлекле мәдәниятебезнең символы һәм күпмиллионлы халкыбызның горурлыгы – Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтәбез.
Аның әсәрләре туган җирне һәм кабатланмас аһәңле татар телен ихлас ярату хисләре белән сугарылган.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык кирәкле инфраструктура бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләрен рәсми кабул итү кысаларында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисади саммиты кырларында чит ил партнерлары белән берничә очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә комплексында узды.
V Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумы 20-26 апрельдә уза.
Бүген «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «SberTalk» дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашты. Чара Саклык банкы тарафыннан оештырылган иде.
KazanSummit мәйданчыгы Россиядә ислам икътисады үсеше дәрәҗәсен билгеләргә һәм алга таба бу юнәлештә алга бару өчен киңәшмләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышындагы чыгышында белдерде.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев эш кыла.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карап чыкты.
«Russia Halal Expo» – Россиядәге иң эре һәм Идел буе федераль округындагы бердәнбер хәләл индустрия күргәзмәсе, ул Россия, БДБ илләре һәм ерак чит илләр җитештерүчеләренә үзләренең хәләл продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итәргә һәм яңа базарлар табарга ярдәм итә. «Russia Halal Expo» бурычы – Россия икътисадының хәләл сегменты потенциалын тәкъдир итү.
2019 елда Ага Хан архитектура премиясе финалчыларының исемлегенә Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы – Казан проекты да кергән, ул – 20 шундый проектның берсе. Бүген бу хакта «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында премия директоры Фаррок Дерахшани хәбәр итте.
Ага Хан архитектура премиясе – архитектура өлкәсендәге иң күптәнге һәм эре бүләкләрнең берсе. Экспертлар жюрие төрле проектларны сайлап ала – төзекләндерү программаларыннан алып «яшел» күп катлы йортлар төзүгә кадәр – архитектура ягыннан кыйммәте булуы белән бергә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүне дә исәпкә алып. Премия архитекторларга, шәһәр администрацияләренә, төзелеш командаларына, заказчыларга, төрле эш осталарына, инженерларга бирелә.