«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы 2019 елның беренче кварталына йомгак ясады

22.05.2019

Бүген  Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта компаниянең 2019 елның дүрт аенда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм июнь аена бюджеты расланды, 2019 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.

 Беренче өч айда «Татнефть» ятмаларында 7 млн. 252 мең тонна нефть чыгарылган. Яңа 130 нефть чыгаручы һәм 88 басым ясаучы скважина файдалануга тапшырылган.

Үткән елның шушы чорына карата төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән файда-брутто 44,2 млрд. сумга арткан һәм 240,6 млрд. сум тәшкил итә. Файда-нетто (НДСтан, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) 39,1 млрд. сумга арткан һәм 205,1 млрд. сум тәшкил итә. Чиста табыш 13 млрд. сумга арткан һәм 50,3 млрд. сум тәшкил итә.  

Директорлар советы нефть бирү пластларын арттыру методларын куллану турында мәгълүмат тыңлады. Хәзерге вакытта 11 технология ишәйтүгә алынган, 34 технология буенча тәҗрибә-сәнәгать эшләре алып барыла, 12 технология буенча тәҗрибә-сәнәгать эшләре планлаштырыла.

Утырышта Директорлар советы әгъзаларына «Татнефть» акцияләренең тармакның башка әйдәүче компанияләре белән чагыштырганда инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген фонд базары аналитиклары тарафыннан бәяләүләр турында сөйләделәр.


"Татанефть" ГАҖ Матбугат хезмәте