Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов Иннополиста җыю авиация җитештерүен төзүгә старт бирделәр

22.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Иннополис территориясендә җыю авиация җитештерүен һәм эксперименталь авиацияле аэродром төзүгә старт бирделәр. 

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов яңа мәйданчыкта җыелучы Т-500 самолетлары күргәзмәсен карап чыктылар. Хәзерге вакытта 10 данә Т-500 самолеты чыгарылган.

«Элек без бу мәсьәләне төрле яклап хәл итәргә җыенып карадык, хәзер менә стратегик партнерыбызны таптык - „Ростех“ ДК. Т-500 самолеты Татарстанда эшләнде. Ул авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, әйләнә-тирә мохитне мониторинглауда кирәк, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта файдаланылырга мөмкин. Республикада җыю авиация җитештерүен һәм эксперименталь авиацияле аэродром төзү авиатөзелеш тармагын үстерүдә җитди этәргеч булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, яңа комплекс «Иннополис» МИЗда урнашачак.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, ул шушы җитештерүне урнаштыру өчен 313 гектар мәйданда җир кишәрлеге бирү турында күрсәтмә имзалаган.   

Сергей Чемезов ассызыклаганча, җитештерелүче самолётлар Россиядә дә, чит илләрдә дә файдаланылачак. «Инвестицияләр 2,5 млрд сум булачак. Бүген төрле инвесторалар белән сөйләшүләр алып барыла», - диде ул. 

Сергей Чемезов белдергәнчә, елына 60тан алып 100 самолётка кадәр чыгарылачак.

Төзелешне 2022 елда тәмамларга җыеналар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.