Алексей Песошин һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Казан вертолет заводында булдылар

22.05.2019

Кытай  Халык Республикасы  Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында  Казан вертолет заводында булды. Кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.

Ван Юн әфәнде заводның җитештерү мәйданчыкларын карады, аерым алганда, агрегат-җыю һәм малярлык цехында булды, эшләп чыгарыла торган вертолет техникасы белән танышты.

Завод вәкилләре җитештерелә торган машиналарның техник һәм функциональ мөмкинлекләре турында сөйләделәр, шулай ук предприятиене яңарту хакында мәгълүмат бирделәр.

Аннары Ван Юн әфәндегә “Ансат” вертолетының Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре буйлап күргәзмә туры турында видеофильм күрсәттеләр. “Ансат” Вьетнам, Камбоджа, Таиланд һәм Малайзиядәге заказчыларга тәкъдим ителде.  

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.