Казанда ел саен кече һәм урта эшкуарлыкның шәһәр икътисадындагы өлеше арта бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанның җыелма территориаль продуктында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 38,5%ка җитте һәм 768,1 млрд. сум тәшкил итте.
Авыл хуҗалыгыда конкурентлыкка сәләтлелекне тәэмин итүче техник модернизация турында бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшәмсендә ТР Премьер-министры урынбасары - аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты.
Форум Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында уза (Лемаев пр.,14). Анда чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1 меңләп кеше катнаша.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Түбән Камада “Пионер” индустриаль паркында булды.
Бүген “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды, анда компаниянең 2018 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген иртән Түбән Камада “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ “Этилен” заводында бензол экстракцияләү җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды.
Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген республика халкын Космонавтика көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук "Ак Барс" ХК президенты Наил Маһанов катнашты.
Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" ХК баш тренеры вазифасында эшен тәмамлау турында карар кылуын раслады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Алтай крае Губернаторы Виктор Томенко белән очрашты.
Очрашу башланыр алдыннан Алтай крае Хөкүмәте белән «Татнефть» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. Документка Алтай крае Губернаторы Виктор Томенко һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов кул куйды.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул берничә мәртәбә Алтай краенда булган. Үткән ел җәй көнне Татарстан Республикасы Президенты төбәк Сабантуенда катнашкан. Ул шулай ук край җитәкчелегенә татар иҗтимагый оешмаларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.