Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Кораллау" кластеры директоры Сергей Абрамов белән Т-500 авиахимэшләр үткәрү өчен махсус һава судносын серияле җитештерү проектының алга таба планнары һәм POZIS заводы базасында гражданнар продукциясен җитештерү перспективалары турында сөйләштеләр. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Җирле үзидарә органнары гражданнарның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» КСКда Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү тантанасында хәбәр итте.
«Казаноргсинтез» акционерлык җәмгыятенең сатудан кергән табыш һәм чиста керем буенча рекордлы күрсәткечләре Татарстан казнасы һәм федераль бюджетка күчерелгән акчаның күләмендә чагылыш таба. Предприятиенең бурычы – елына бер миллион тонна полиэтилен җитештерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык гомуми җыелышында шул хакта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаньоргсинтез» ГАҖның җитештерү куәтләрен карады, шулардан: ике яңа мәйданчык – дүрт пиролиз миче һәм торбалар өчен буяулар җитештерү җайланмасы.
Бүген Уфага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Башкортостан - Татарстанның стратегик партнеры. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан һәм Башкортостан эшлекле даирәләре катнашындагы бизнес-форумда белдерде. Форум эшендә шулай ук Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Валентина Казакова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан белән Башкортостанның үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы бай. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Уфага эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибарлары һәм Башкортостанда Татарстан Республикасы көннәрен уздыруны оештырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында Уфа дәүләт нефть техник университетында (УДНТУ) булды. Аны Башкортостан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров озата йөрде.
УДНТУ ректоры Рамиль Бәхтизин белән очрашуда Татарстан Президентын университетның үсеш тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырдылар.