Татарстан Президенты һәм «Ростех» ДК генераль директоры «ЦИПР» конференциясенең күргәзмә экспозициясен карап чыктылар

22.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» конференциясе киңлекләрендә оештырылган  күргәзмә экспозициясен карап чыктылар. Күргәзмә Иннополис Университетында уза. 

«Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» – цифрлы икътисадны, сәнәгатнең цифрлы трансформациясен үстерү, «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, кибериминлек мәсьәләләре буенча дәүләт белән бизнес арасында глобаль диалог һәм кооперация өчен Россиядә уздырылучы беренче конференция. Чарада 5 меңнән артык делегат һәм 370 спикер катнаша. 

40лап компания үз стендларын оештырганнар. Шулардан: «Ростех», «Россети», «Росатом», «Автоматика», «Швабе», «Российский квантовый центр» һәм башкалар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.