Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды.
Төп тема - 2019 елның беренче кварталында кече нефтять компанияләре эше нәтиҗәләре.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе, "Татнефть" ГАҖ директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Энергетика министрылыгы мәгълүматлары буенча беренче кварталда 139 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 процентка артык.
Татарстан нефтьчеләре, узган ел белән чагыштырганда, 102,8 % үсеш тәэмин иттеләр, республикада нефть чыгару күләме 9 млн. 18 мең тонна тәшкил итте, шул исәптән кече нефть компанияләре - 1 млн. 766 мең тонна (гомуми күләмнең 19,6%).
Дөнья нефть базары беренче кварталда уңай булды, нефтька ихтыяҗ сакланды, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, нефть 22,5 процентка кыйбатланды һәм уртача баррель 61 доллар бәясеннән сатылды.
"Беренче квартал нәтиҗәләре буенча нефть сәнәгате үсеше 102,5 проценттәшкил итте, нефтьчеләр лаеклы хезмәт итә, дип саныйм", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Киңәшмәдә Татарстан Президенты искәрткәнчә, республикада ТР Иминлек советының сәнәгать куркынычсызлыгы буенча чираттагы утырышы әзерләнә. "Сәнәгать куркынычсызлыгы темасы бик актуаль, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Куркынычсызлык таләпләрен катгый башкару гына нефть сәнәгате, нефть эшкәртүдә һәм нефть химиясендә иминлекне тәэмин итә ала, чөнки болар барысы да - югары дәрәҗәдә куркыныч чыганагы объектлары".