Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Kazan-2019 турында: Ышанам, илебезне бу мәйданчыкта лаеклы рәвештә күрсәтәчәкбез

21.05.2019

WorldSkills Kazan-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан үзенчәлеген максималь рәвештә күрсәтергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә "Яшь профессионаллар" VII илкүләм чемпионаты финалының кырларында белдерде. 

"Илкүләм чемпионат - WorldSkills дөнья чемпионатында булачакның 95 %. Беренчедән, бу безнең җыелма команданың яхшы әзерләнүе, чөнки ул барысын да сынап карый, ничек эшләргә икәнен белә. Икенчедән, чемпионатта катнашачак бөтен хезмәтләр әзерлеге тикшерелә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул белдергәнчә, дөнья дәрәҗәсендәге һәр чара Татарстанга һәм Казанга карата кызыксыну уята. "Безгә төрле илләрдән кунаклар килә, һәм әлбәттә, без алар күңелендә яхшы истәлекләр калсын өчен, барысын да эшләргә тиеш. Ышанам, илебезне бу мәйданчыкта лаеклы рәвештә күрсәтәчәкбез", - диде Татарстан Президенты. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Казанның WorldSkills дөнья чемпионатына һәм илкүләм чемпионатка әзерлеген югары бәяләде. "Казан дөнья чемпионатын каршы алырга әзер! Бүген без бөтен мәсьәләләрне дә хәл иттек, диярлек. WorldSkills Russia чемпионаты - дөнья чемпионаты җирлеге. Без WorldSkills командаларын, җанатарларын һәм сөючеләрен көтәбез, чөнки Россия һәм Татарстан үзен яхшы яктан күрсәтергә әзер", - диде Голикова. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.