«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ директорлар советының чираттагы утырышында Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2015-2019 елларда үсеш стартегиясендә башлангыч нәтиҗәләр чыгарылды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 4 елда Татарстан нефть-газ химиясе комплексы 8 процентка үсеш күрсәтте. Көтелгән үсеш темплары нефть чыгаруда гына артып киткән.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксарда булды. Ул Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымнары хезмәттәшлеге советының өченче утырышында (“Идел-Янцзы” форматы) катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең 2018 елдагы эшчәнлеге турында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ-паркта «Кайнау ноктасы - Казан» инновацион проектын эшләү өчен яңа мәйданчык ачуда катнашты. Чарада РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков, ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Антон Грачев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» ЯАҖ директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән очрашты.
Очрашуда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре дә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» конференциясе киңлекләрендә оештырылган күргәзмә экспозициясен карап чыктылар. Күргәзмә Иннополис Университетында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Иннополис территориясендә җыю авиация җитештерүен һәм эксперименталь авиацияле аэродром төзүгә старт бирделәр.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов яңа мәйданчыкта җыелучы Т-500 самолетлары күргәзмәсен карап чыктылар. Хәзерге вакытта 10 данә Т-500 самолеты чыгарылган.
Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 2018 ел йомгаклары буенча 10%ка арткан һәм 630 млн АКШ доллары тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Кытай Халык Республикасының зур делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде. Кичә алар Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ эше белән таныштылар һәм «Хайер» көнкхреш техникасы җитештерү заводында булдылар.
Бүген иртән Кытай делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының җитештерү мәйданчыгын карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды.
Төп тема - 2019 елның беренче кварталында кече нефтять компанияләре эше нәтиҗәләре.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе, "Татнефть" ГАҖ директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Энергетика министрылыгы мәгълүматлары буенча беренче кварталда 139 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 процентка артык.