Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төмән өлкәсе белән үзара товар китереп торуларны киңәйтергә тели

17.06.2019

Бүген Татарстан делегациясенең Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ киләчәктә тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.   

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу вакытында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төмән өлкәсе илнең алдынгы төбәкләреннән санала, куәтле сәнәгать һәм фәнни потенциалга ия. «Төмән өлкәсе территориясендә күп кенә кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла. Без сездәге үзгәрешләрне игътибар белән күзәтәбез, һәм сездән күп нәрсәләргә өйрәнәбез. Субъектлар арасында горизонталь багланышлар бик мөһим.  Хезмәттәшлек өчен Россия Президентының илкүләм проектларын гамәлгә ашыру өлешендә яңа юнәлешләр күп», - диде ул. 

Татарстан Президенты фикеренчә, бүген товар җитештерүләр өчен базарларны киңәйтергә һәм үзара товар китереп торуларны арттырырга кирәк. «Без машина төзелешендәге үз продукциябезне китереп торуларны арттырырга телибез, шул исәптән: йөк автомобильләре, вертолетлар, газ куу станцияләре һәм башкалар. Төмән өлкәсе үз чиратында Татарстан Республикасында кирәкле технологияләрне үстерә. Тагын фән өлкәсендә хезмәттәшлек мөһим. Иртәгә без берничә инновацион мәйданчыкка барачакбыз, алар белән уртак эш алып барыла инде. Күбрәк һәм тирәнрәк интеграция өчен бездә мөмкинлекләр күп дип ышанам», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, бу – аның 2019 елда Төмән өлкәсенә икенче эш сәфәре. Март аенда Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче «ЗапСибНефтехим» комплексында булган. «Сезнең территориядә халыкара  масштабтагы проектлар гамәлгә ашырылу белән котлыйсым килә. Тулаем, Төмән өлкәсендә күп кенә яңа предприятиеләр ачыла, эш урыннары барлыкка килә. Без һәрвакыт сезнең эшкә ихтирам белән карыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Александр Моор Рөстәм Миңнехановка эш сәфәре һәм Төмән өлкәсе казанышларын югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде. Губернатор билгеләп үткәнчә, бүген төбәкара мөнәсәбәтләр зур әһәмияткә ия.  

Александр Моор билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – күп күрсәткечләр буенча лидер төбәкләрнең берсе. «Безнең мөнәсәбәтләр ике төбәкнең актив үсешенә ярдәм итәр, дип ышанам», - диде Губернатор.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.