Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәрендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 эше белән танышты һәм Хэйлунцзян провинциясенең берничә предприятиесендә, шул исәптән «Corner» Харбин фәнни-техник компаниясендә һәм «Wondersun diary» Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясендә булды.
2019 елда ЭКСПО «Кытай-Россия төбәк хезмәттәшлеге: мөмкинлекләр, потенциал һәм киләчәк» девизы астында уза. Күргәзмә чираттагы Харбин халыкара сәүдә-икътисадый ярминкәсе белән бергә бара. Күргәзмә зоналары төрле тематикадагы павильоннарга бүленгән. ЭКСПО барышында авыл хуҗалыгы үсеше, җайланмалар җитештерү, файдалы казылмалар чыгару, электрон сәүдә һәм башка юнәлешләр буенча проектларның нәтиҗәләре күрсәтелә.
ЭКСПО кысаларында махсус Россия-Кытай хезмәттәшлеге павильоны булдырылган, анда Россиянең Кытай белән хезмәттәшлек итүче төбәкләренең стендлары бар. Популяр стендларның берсе – Татарстан Республикасы стенды. Монда республиканың икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре белән танышырга була.
2019 елда Кытай һәм Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 70 ел тула. ЭКСПО кысаларында махсус әзерләнгән программа уза, ул 33 форумнан, панельдән һәм түгәрәк өстәлдән тора.
«Corner» Харбин фәнни-техник акционерлар компаниясенә Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Кытай ЭКСПОсы эше белән танышканнан соң барды, предприятие дәүләт әһәмиятендәге яңа һәм югары технологияләрдән тора. Компаниянең төп эшчәнлеге – мәгълүмат технологияләре, авионика һәм гомуми билгеләнештәге авиация карталары эшләү һәм куллану.
«Wondersun diary» Хэйлунцзян сөт җитештерү акционерлар компаниясендә Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары предприятие эшчәнлеге белән танышты. «Wondersun diary» елына 1 миллион тонналап сөт җитештерә, еллык җитештерү куәтләре – 680 мең тонна. Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте һәм аларны республиканың инвестицион потенциалы белән танышу өчен Татарстанга чакырды.