Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Шлюмберже» Себер тренинг үзәге эше белән танышты.
«Шлюмберже» (Schlumberger) - дөньяның 120 илендә эшләүче эре нефть сервисы компанияләренең берсе. Геология-разведка эшләреннән алып файдалы казылмалар чыгаруны арттыруга идарәгә кадәр спектрда эш алып бара.
Уку үзәге 2008 елда ачылган. Монда «Шлюмберже» компаниясенең дә, Россия нефть-газ тармагында эшләүче башка компанияләрнең техник белгечләренең дә һөнәри квалификациясен арттыралар.
Рөстәм Миңнеханов Үзәкнең эшен оештыру белән танышты. Ул скважинада операцияләр уздыру өчен тулысынча җайланган уку бораулау җайланмасын, практик дәресләр өчен катламнарны аеру буенча күнегүләр алып бару мәйданчыгын карап чыкты.
Үзәк белгечләре хәбәр иткәнчә, проект буенча курсларда 1 көннән 2 айга кадәр вакытта 350 кешене укыту күз алдында тотыла. Быел үзәктә Татарстаннан 7 студент белем алачак.
Рөстәм Миңнеханов Себер тренинг үзәге белән республика югары уку йортлар арасында нефть-газ тармагы өчен белгечләр әзерләү буенча хезмәттәшлекне киңәйтү потенциалын билгеләп үтте. Шулай ук ул «Шлюмберже» компаниясенә республикада үз лабораториясен ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. «Бүген күп кенә әйдәүче компанияләр Татарстанда үз махсуслаштырылган лабораторияләрен ачалар: „Йокогава“, „Сименс“, „Шнайдер Электрик“ һәм башкалар. Студентлар сезнең технологияләрдә укый алырлар иде. Минемчә, безгә бер-беребез белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.