Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш сәфәренә килде

17.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш сәфәренә килде. «Рощино» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор каршы алды. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзалаячаклар.  Документ тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.   

Иртәгә, 18 июньдә, Рөстәм Миңнеханов өлкәнең берничә предприятиесенә – «Бейкер Хьюз» Төмән нефть промыселы җайланмалары заводына һәм «Шлюмберже» Төмән насослары» заводына барырга җыена. Тагын Татарстан Президенты Федераль нейрохирургия үзәге гамәлгә кертүче алдынгы медицина технологияләре белән танышырга ниятли. 

Эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе татар җәмгыяте активы белән очрашачак.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.