Татарстан Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция белән хезмәттәшлекккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прованс – Альпы – Лазурный Берег Төбәк Советы Президенты Рено Музелье белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Прованс – Альпы – Лазурный Берег (Марсель шәһәре) Төбәк Советы бинасында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Марсельдә ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музеенда булды.
Музей хезмәткәре Рөстәм Миңнеханов өчен кыска гына экскурсия үткәрде, музей эшчәнлеге һәм анда оештырылучы күргәзмәләр турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук музей эшчәнлеген оештыру принциплары, музей бинасының һәм аның залларының структурасы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә (Франция) Airbus Helicopters компаниясендә булды.
Airbus Helicopters – дөньяда вертолётлар җитештерү буенча әйдәүче компанияләрнең берсе. Аның продукциясе – граждан, шулай ук хәрби вертолетлар да.
Рөстәм Миңнехановка кыскача гына Airbus Helicopters команиясен һәм аның Airbus бүлекчәсен оештыру, шулай ук граждан һәм хәрби вертолетлар төзелеше өлкәсендәге хәл ителшеләр турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәренә (Франция) эш сәфәренә килде.
Ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак.
Марсельгә килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Airbus Helicopters компаниясенә барачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.
Алдарак Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм Казан Кремле буенча экскурсиядә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.
Мәхмәт Самсар Илче вазыйфасына 2018 елның декабрендә билгеләп куелган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон чакыруы буенча Нурек шәһәрендә яз бәйрәме - "Нәүрүз"дә кунак булды. Бу атнада Таҗикстанда яз килү бәйрәме олылап үктәрелә, 21-24 март - ял көннәре.
Таҗикстан Республикасына эш сәфәренең икенче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Душәнбедә берничә социаль һәм мәдәни объектта булды һәм Нурек ГЭС эше белән танышты.
Татарстан делегациясе башта «Кохи Борбад» (Сәнгать сарае) киноконцерт комплексын карады. Бина гөмбәз формасында эшләнгән. Зур тамаша залы 2 меңгә якын кеше сыйдыра, ә кече залы - 320 кешелек. Шулай ук кунаклар өчен 2014 елда ачылган «Кохи Нәүрүз» комплексы буенча экскурсия үткәрелде. Сарай төрле техникалардан файдаланып, җирле осталар тарафыннан бизәлгән заллардан тора. Комплекс бер үк вакытта 3200гә кадәр кунак кабул итәргә мөмкин. «Нәүрүз Кохи» тирәсендә ботаника бакчасы оештырылган, анда республикадан һәм башка континентлардан үсемлекләр җыелган.
Татарстан делегациясе Дүшәнбе буенча экскурсияне «Кохи Истикол» (Бәйсезлек сарае) комплексында тәмамлады. Биредә элек Таҗикстан Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе урнашкан булган. Аннары Рөстәм Миңнеханов Нурек шәһәренә юнәлде, анда ул «Нәүрүз» милли бәйрәмендә катнашачак. Килүгә Татарстан Президенты Таҗикстанның энергетика тармагы флагманы булган Нурек ГЭС эше белән танышты.
Станция өлешенә илдә эшләп чыгарыла торган электр энергиясе күләменең 80 процентка кадәр өлеше туры килә. Ил электр энергиясен Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Әфганстанга экспортлый. Бүген ГЭСта аны модернизацияләү буенча комплекслы эш алып барыла. Су электр энергиясе эшләп чыгару өчен генә түгел, авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен дә кулланыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетында булды, анда ул КФУда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре белән танышты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Утырышта катнашучылар язгы ташуга бәйле килеп чыгарга мөмкин гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.