Яңалыклар

27.05.2019

Бүген «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросының чираттагы утырышы узды.

Утырышны «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы Рәисе Борис Грызлов уздырды.

27.05.2019

Бүген Чаллыда 403 фатирлы № 63/15 торак йортка күчү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБАО башкарма директоры Марат Зарипов һәм башкалар катнашты. 

Йортның төзелешен алып баручы инвестор – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Монда социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук махсус грантлар алган табиблар  яшәячәк.    

27.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «КАМАЗ»ның кабиналар каркасларын җитештерү буенча яңа заводын ачу тантанасында катнашу. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар катнашты.  

27.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышында катнашучылар белән очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышы 27 май-3 июнь көннәрендә өч этаптан үткәрелә, ул Казан, Түбән Новгород, Ярославль, Мәскәү өлкәсе, Владимир өлкәсе, Санкт-Петербург аша уза. 

26.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә тавыш бирде. Праймериз йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына киләчәктә депутатлар чыгару өчен кандидатлар исемлеге билгеләнәчәк.

Татарстан Президенты Казанның 116 нчы мәктәбендә урнашкан 16 нчы исәпләү участогында тавыш бирде.

26.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнашты.

Минтимер Шәймиев Казанның 116нчы мәктәптә оештырылган сайлау участогында тавыш бирде.

26.05.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады.

25.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ифтарында катнашты. Чара «Казан Арена» мәйданчыгында узды.

 

25.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химиклар көнен бәйрәм итү чарасында катнашты.

Тантаналы чара Түбән Кама шәһәрендә узды. 

Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мэры Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар белән төбәктә нефть химиясе тармагына багышланган күргәзмәне карады. Экспозициядә аерым химкомбинатның беренче директоры Николай Лемаев һәм "Түбән Кама нефть химисе" тарихына багышланган иде. 

25.05.2019

Бүген хезмәт кешенесенең абруен күтәрергә ирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII бөтенроссия эшче яшьләр форумының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан вертолётлар заводы территориясендә узды. Аның эшендә Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодежь) җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 841 842 843 844 845 846 847 848 849 ( 850 ) >>