Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап бәйрәм парады узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Рәсми өлеш Җиңү Байрагын, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын йөртүдән башланып китте.
Аннары Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы хәрби парад күрсәтелде. Җиңүнең 74 еллыгы белән россиялеләрне Россия Президенты Владимир Путин котлады.
Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Арча зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә һәм хәрбиләр каберлегенә чәчәкләр салды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең максаты – Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы утырышында катнашу.
Совет утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Бүген Казандагы Юдино торак массивында яңартылган Дан аллеясе ачылды.
Чара 9 майга – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” полилингваль белем бирү комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул язгы чәчү эшләре барышы белән танышты һәм хуҗалыклар вәкилләре белән очрашты. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрделәр.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Татарстан Президенты Столбище авылы янындагы кырларны («Волжская» агрофирмасы), Хәерби авылы янында (Хәерби" ҖЧҖ), Урта Девятово авылы («Среднее-Девятово» ҖЧҖ), Кече Елга авылы («Просто Молоко Агро» ҖЧҖ), Октябрьгә 25 ел совхозы («Волжская» агрофирмасы), Нармонка авылы («Нармонка» агрофирмасы) яннарындагы кырларны вертолетта очып карады.
Никольское авылы янында Рөстәм Миңнеханов районның хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты.
Татарстанда уҗымнарның һәлак булуы икмәк бәяләренә йогынты ясамаячак, аерым алганда, бәяләрнең артуына китермәячәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Брифингның темасы – Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме.
Марат Әхмәтов шулай ук төбәктә язгы-кыр эшләренең барышы турында сөйләде.