Яңалыклар

13.03.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

12.03.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскка эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретареның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсендә катнашты. Чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларга, шулай ук Идел буе федераль округында урнашкан ОСК предприятиеләрендә граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүне диверсификацияләүгә багышланды. 

12.03.2019

Татарстанда "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең унынчы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан ителде. Грант фонды быел 25 млн сум тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

12.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскка эш сәфәре  кысаларында «Ижмаш» музеенда булды. 

Музей тарихы 1827 елдан башлана. 1975 елдан музей борынгы бинада – элеккеге акча саклагычта урнашкан. Коллекциядә Ижевск корал заводының, хәзерге «Калашников»концерның бай тарихы тәкъдим  ителгән. Барлыгы 430 утлы һәм салкын корал үрнәге куелган.

12.03.2019

Татарстанда гадәттәгечә сәләтле яшьләргә аеруча игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачу, үстерү һәм аларның кадрлар буенча үсүенә ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында белдерде. 

 

12.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскида эш сәфәрендә. Удмуртия Республикасы башкаласында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашачак. 

11.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та катнашты.  

11.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XI киңәйтелгән утырышында катнаша.

Чара «Пирамида» КККда (Казан) уза.

«РәсмиТатарстан» сайтында утырышның онлайн-трансляциясе оештырылган.   

Искәртәбез, утырышта Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов та катнаша. Чара кунаклары – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Геннадий Онищенко, Айрат Фәррахов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова һәм башкалар.

Утырышта барлыгы 200 эшкуар катнаша.

11.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» милли тикшеренү технология университетының максатчан капитал формалашгтыру фонды директоры Нурлан Киясов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. 

«МИСиС» милли тикшеренү технология университетының максатчан капитал формалашгтыру фонды 2011 елда университетның эшчәнлеген финанслау һәм үстерү максатыннан оештырылган.

10.03.2019

Дүшәмбе көнне, 11 нче мартта, Казанда («Пирамида» ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 11нче утырышы узачак

Эшкуарлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Утырыш дискуссия форматында узачак, республиканың үзмәшгүль эшкуарлары өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, үзмәшгүль эшкуарлар өчен сыйфатлы шатлар тудыруга багышланачак.

Битләр: << 851 852 853 854 855 856 ( 857 ) 858 859 860 >>