Татарстан Президенты Төмәндә Федераль нейрохирургия үзәгендә булды

18.06.2019

Бүген Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль нейрохирургия үзәгендә булды. Аны Үзәкнең баш табибы Альберт Суфианов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.

2010 елда ачылган бу Үзәк Төмәннең «Медицина шәһәрчеге» составына керә, үз территориясендә берничә медицина учреждениесен һәм медицина хезмәткәрләре өчен торак комплексын берләштерә.   

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, Үзәк дөньяның әйдәүче клиникалары белән бер рәттә тора. Баш табиб билгеләп үткәнчә, бүгенгә монда 30 меңләп аеруча катлаулы операция ясалган. Ел саен Үзәк белгечләре 4 меңләп операция ясый. Альберт Суфианов сүзләренчә, Үзәкнең төп үзенчәлеге – кече инвазив хирургия куллану.

Учреждение базасында биш махсуслаштырылган бүлекчә урнашкан: балалар  нейрохирургиясе бүлекчәсе, цереброваскуляр нейрохирургия, вертебрология бүлекчәсе, нейроонкология һәм функциональ нейрохирургия бүлекчәсе. Үзәк  95 ятакка исәпләнгән.

Медицина учреждениесе хезмәтләреннән РФнең 81 төбәге һәм 14 чит ил кешесе файдаланган. Быел Үзәктә 20дән артык татарстанлы дәваланган.

Рөстәм Миңнеханов Үзәкнең бинасын карап чыкты, яңа технологияләр һәм җайланмалар эше белән танышты. 

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, үткән елның декабрендә Министрлык белән Федераль нейрохирургия үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.   

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Когнитив ассоциатив системалар берләшмәсе» стартапы белән танышты. ИТ-компания нейрон челтәрләр һәм ясалма интеллект эшләү белән шөгыльләнә. Татарстан Президентына сорау-җавап һәм диалог системалары өлкәсендә төрле темалар буенча файдаланучылар кулланырлык хәл ителешләрне тәкъдир иттеләр.


Татарстан Президенты Төмәндә Федераль нейрохирургия үзәгендә булды