Бизнес вәкилләре татар авыллары үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСККда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләрен финанслау һәм минераль ашламалар туплау барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Торак фондын һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның агымдагы этабы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Иртәгә, 2019 елның 16 мартында, Рәсми Татарстан сайтында VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар сессиясен интернет-трансляцияләү оештырылачак.
Пленар утырыш Казанда «Корстон» КРККда узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунҗай Үзәлхан белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы финанс минстры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе киңәшмәсе узды.
Киңәшмәне Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Максаты – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы финалында катнашу.
Искәртәбез, 2018 елдан Рөстәм Миңнеханов – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.
«Россия лидерлары» – илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлгән проект. Конкурсның максаты – лидерлык сыйфатлары һәм идарәчел компетенцияләре дәрәҗәсе югары булган перспектив җитәкчеләрне табу, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге коллективына яңа җитәкчене – Павел Лохановны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, республика ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.