Яңалыклар

08.03.2019

Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина һәм Александр Терентьев Россия җыелма командасы исәбенә Красноярсктагы КышкыУниверсиада-2019да катнаш команда спринтында алтын медаль китерделәр. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Христина Мацокина, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елене Вяльбе, Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Галиев һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм   туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов адресына котлау телеграммасы җибәрде. 

08.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Михаил Дегтярев белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

08.03.2019

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә "Агосәнәгать паркы ААҖ генераль директоры Олег Власов агросәнәгать паркы эшчәнлеге турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә паркта 276 резидент эшли. 2018 елда товар әйләнеше 1,6 млрд. сум тәшкил итте. 1200 хезмәт урыны булдырылган. 

08.03.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика кидәшмәсендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – РФ ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин янгыннарны профилактикалауга һәм гражданнар җыеннарында бу хәлләр турында актив фикер алышуга өндәде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

08.03.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның 7 мартына 522,1 тысяч кв. м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 21,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

08.03.2019

Кадерле ханымнар һәм туташлар!

Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Йөзләрдә елмаюлар балкыткан, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән бу бәйрәм һәрчак яз җитүе, табигатьнең кышкы йокыдан уянуы, яңаруы белән бәйләнгән. Хатын-кызлар күпчелекне тәшкил иткән безнең илдә ул һәрвакыт бөтенхалык тантанасы булды һәм шулай булып калачак та.

07.03.2019

8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының хатын-кыз вәкилләре белән очрашты. 

Мондый очрашулар гадәткә керде. Рөстәм Миңнеханов журналисткалар сорауларына җавап бирде. 

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнаштылар.

Чара Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды (Казан).

Рөстәм Миңнеханов һәм Одре Азуле конкурсның «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

07.03.2019

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казан Кремлендә булды, анда ул «Яңарыш» республика фондының тугыз еллык эшчәнлегенә багышланган экспозиция белән танышты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев аңа «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде.

07.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 851 852 853 854 855 856 857 ( 858 ) 859 860 >>