Кытай Халык Республикаына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар Партиясенең Хэйлунцзян провинциясе комитеты Секретаре Чжан Цинвэй белән очрашты.
Башта Рөстәм Миңнеханов Чжан Цинвэйга очрашу мөмкинлеге һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. «Мин янәдән Харбинга килүемә шатмын, мин монда соңгы тапкыр 2015 елда булган идем. Хэйлунцзян провинциясенең һәм Харбин шәһәренең алга таба үсеше сизелеп тора», - диде ул: «Безнең программа бик бай булды – эшлекле форум, Россия-Кытай ЭКСПОсында һәм провинциянең берничә предприятиесендә булу».
Яклар Россия-Кытай хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Үткән ел йомгаклары буенча Россия-Кытай товар әйләнеше 24,5%ка арткан һәм рекорд рәвештә 108 млрд. АКШ долларына җиткән.
Чжан Цинвэй билгеләп үткәнчә, күптән түгел ике дәүләт җитәкчелегенең – РФ Президенты Владимир Путинның һәм КХР Рәисе Си Цзиньпинның очрашуы барышында киләчәк елларга товар әйләнеше ике мәртәбә, ягъни 200 млрд. АКШ долларына кадәр арттыру турында сөйләшкәннәр.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашу Татарстан Республикасы белән Хэйлунцзян провинциясе арарсындагы хезмәттәшлекнең үсешенә зур этәргеч булыр дип өмет белдерде һәм Чжан Цинвэйны Казанга чакырды.