Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чаралары кысаларында Татарстан Республикасы көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хэйлунцзян провинциясе Губернаторы Ван Вэньтао ачты. Татарстан Республикасы Президенты барлык татарстанлылар исеменнән Кытай халкына мул, иркен тормыш теләде. «Бүген без сезгә татар халкы һәм илебез мәдәниятнең матур үрнәкләрен күрсәтербез. Бу кичә исегездә калыр һәм ике халык арасындагы багланышларны тагын да ныгытыр дип ышанабыз. Бу бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәт», - диде ул.
Дирижер Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Петр Чайковский, Камиль Сен-Санс, Шарль Гуно әсәрләре белән беррәттән Нәҗип Жиһанов, Фуат Мансуров, Резедә Ахиярова һәм башка авторлар әсәрләрен башкарды.