Харбинда "Татарстан - Хэйлунцзян" эшлекле форумы узды

17.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына визиты кысаларында Хэйлунцзян провинциясе Губернаторы Ваном Вэньтао белән очрашты. Анда шулай ук Россиянең Шэньян шәһәрендә Генераль консулы Сергей Черненко катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Ваном Вэньтао Татарстанда былтыр җәй булган. Визит кысаларында Татарстан белән Хэйлунцзян арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Соңрак  «Татарстан - Хэйлунцзян» эшлекле форумында әлеге килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин ике ил мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр арасында хезмәттәшлеккә аеруча игътибар бирәләр. "Татрстан Кытай партнерлары белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул былтыр Кытайның алты провинциясендә эшлекле визитлар белән булуын искәртте. Муниуипаль провинцияләр белән 14 килешү имазаланган. 

Ван Вэньтао сүзләренчә, Хэйлунцзян провинциясе Татарстан белән авиаэлемтә ачу яклы. Хәзерге вакытта Кытай авиакомпанияләре белән сөйләшүләр алып барыла. "Бу бурычны хәл итсәк, безнең мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыгачак", - диде Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты шулай ук Ваном Вэньтаога Харбиндагы татар мәчетенә ярдәме өчпен рәхмәт белдерде. Бүген ул Төньяк-Көнчыгыш Кытайда бердәнбер мәчет. Ваном Вэньтао сүзләренчә, бүгенге көндә әелег тарихи мирас дәүләт тарафыннан саклана. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның хезмәттәшлеккә ачык булуын ассызыклады һәм визитны оештыру өчен рәхмәт белдерде. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.