Яңалыклар

29.11.2019

Бүген Уфада «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумы узды, ул «Саклык банкы» ГАҖ, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте һәм Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе ярдәме белән оештырылган һәм уздырылды.

Форум «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы кысаларында узды.  

Россия ислам икътисадый форумы Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлеккә карата бергәлекләренең бизнес-максатларын билгеләү өчен уздырыла. Форум кысаларында ислам банкингы нормалары һәм таләпләре нигезендә партнёрларча финанслау продуктлары тәкъдир ителә.

29.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» илкүләм премиясен тапшырды. 

Чара Уфада «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы кысаларында узды. 

 

29.11.2019

Бүген Уфада (Башкортостан Республикасы) «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы узды. Чара "Конфессияара тынычлык: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләр тәҗрибәсе" темасына багышланды һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 50 ел, төркемгә нигез салучы, Россиянең атаклы сәяси эшлеклесе Евгений Примаков тууына 90 ел тулуга багышланды. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укып, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар сессияне ачты.

 

29.11.2019

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты, Төркем рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Уфада утырышта катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укыды.

29.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәренә килде, анда ул, рәис буларак, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышында катнашачак һәм «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумында да катнашырга ниятли. 

Быел утырыш «Диниара татулык: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында (ИХО) катнашучы илләр тәҗрибәсе» темасына багышлана һәм ИХОга 50 ел тулу, шулай ук Россиянең күренекле сәяси эшлеклесе, Төркемгә нигез салучыларның берсе Евгений Примаковның тууына 90 ел тулу уңаеннан уздырыла.

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») IV татар җыры фестивалендә булды.  

Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

Искәртәбез, фестивальне булдыру фикерен Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә узган иде, аның йомгаклары нигезендә Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар чыгарды.  

28.11.2019

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актёры һәм кино һәм телевидение продюсеры, кинорежиссёр Фёдор Сергеевич Бондарчук белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.

 

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең SkyOffice ачылуда катнашты.

SkyOffice - кече һәм урта бизнес вәкилләре белән багланышлар өчен төп канал, ул юридик затларга операцион һәм сервис ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Бу Россиядә «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең мондый форматтагы бердән бер офис. Казанда SkyOffice Чернышевский урамында урнашкан. 

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ФК Открытие» Банкы ГАҖ идарәсе рәисе Михаил Задорнов белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

 

Битләр: << 791 792 793 794 ( 795 ) 796 797 798 799 800 >>