Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills International әгъза-илләре министрлары саммиты утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук РФ Мәгариф министры Ольга Васильева, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм РФ Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков та катнашты.
Технологик алгарышлар һәм социаль процессларның катлаулануы хәзерге заман яшьләрен һөнәрнләрен җитди сайларга мәҗбүр итә. Бу Хөкүмәт өчен дә, шулай ук мәгариф системалары өчен дә җитди сынау. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дөнья янауларга дучар: үзгәрешләр чорында яраклашу, уңышлар һәм чәчәк ату өчен күнекмәләр" эшлекле программасының пленар утырышында белдерде, утырыш «Казан Экспо»да WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова да чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия генераль директоры Александр Ружевич куйдылар. Тантаналы чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә Worldskills дөнья чемпионаты кысаларында узды.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Армавир шәһәре муниципаль берәмлеге (Краснодар крае) башлыгы Андрей Харченко белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев җитәкчелегендәге делегациясе Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде.
WorldSkills хәрәкәтендә катнашу һәркемгә төрле-төрле өлкәләрдә: төзелештә, дизайнда, сәнәгатьтә, транспорта, ИТ яисә хезмәт күрсәтүләрдә үз көчеңне сынап карарга мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачу тантанасында хәбәр итте. «Казан Арена» стадионында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Әңгәмә WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ачу тантанасы башланыр алдыннан «Казан Арена» стадионы территориясендә узды.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эксплуатациягә кертү тантанасында катнаштылар.
Чара видеоконференция режимында Казан белән Түбән Кама арасында узды.
Чарада тагын Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та ктанашты.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртәбез, бүген кич Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Казан Арена» стадионында WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылу тантанасында катнашачак.
Дмитрий Медведев Казанның һөнәри осталык дөнья чемпионаты уздыруга әзерлеген уңай бәяләде.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Дмитрий Медведев WorldSkills Россия җыелма командасының күнегүләр базасы булган техникум эше белән танышты.