Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Максаты – Машина төзүче көненә багышланган тантанада катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Евроньюс» телеканалы генераль директоры Майкл Питерс белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Авыл хуҗалыгы – Татарстан икътисадының 10%тан артык ҖТПен формалаштыручы төп тармагы булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада хәбәр итте.
Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе Юрий Гоцанюк, Татарстан Республикасының элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кырым Министрлар Советы рәисе Юрий Гоцанюк төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар советы Рәисе Юрий Гоцанюк җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов катнаштылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” беренче күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фдеерациясе юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.