Рөстәм Миңнеханов Казанда «ФК Открытие» банкының SkyOffice ачылуда катнашты

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең SkyOffice ачылуда катнашты.

SkyOffice - кече һәм урта бизнес вәкилләре белән багланышлар өчен төп канал, ул юридик затларга операцион һәм сервис ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Бу Россиядә «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең мондый форматтагы бердән бер офис. Казанда SkyOffice Чернышевский урамында урнашкан. 

"Татарстанда безнең команда бурычы - булдырылган инфраструктурада клиентлар базасын 80 процентка арттыру", - дип билгеләде банк идарәсе рәисе президенты Михаил Задорнов. 

Татарстан Президенты яңа структурага уңшылар теләде. Ул ассызыклаганча, офис кысаларына 190 эш урыны булдырылган, һәм эш урыннары саны артачак. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Открытие" идарәсе рәисенә Михаил Задорновка проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.