Рөстәм Миңнеханов продюсер һәм кинорежиссер Федор Бондарчук белән очрашты

28.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актёры һәм кино һәм телевидение продюсеры, кинорежиссёр Фёдор Сергеевич Бондарчук белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашыр алдыннан Федор Бондарчук шулай ук мәдәният эшлеклеләрен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасында да катнашты (чара Россиядә Театр елы тәмамлану уңаеннан уздырылды). Актер барысын да дәүләт бүләкләре алулары белән котлады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.