Татарстан Президенты Уфада «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумында катнашты

29.11.2019

Бүген Уфада «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумы узды, ул «Саклык банкы» ГАҖ, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте һәм Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе ярдәме белән оештырылган һәм уздырылды.

Форум «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы кысаларында узды.  

Россия ислам икътисадый форумы Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлеккә карата бергәлекләренең бизнес-максатларын билгеләү өчен уздырыла. Форум кысаларында ислам банкингы нормалары һәм таләпләре нигезендә партнёрларча финанслау продуктлары тәкъдир ителә.

Форум кысаларында Милләтара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү чараларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча КАБО һәм Башкортостан Республикасының Конгресс – бюросы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешүгә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Маргарита Болычева кул куйды. 

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Ганиев мөрәҗәгать итте.

Форумны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Саклык банкы җитәкчелегенә партнерлык банкингы буенча ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Ел саен Саклык банкы катнашында Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты узыдырыла. Бүген ислам икътисады – бөтендөнья икътисадының аерылмас өлеше. Ислам финанслары; төрле хәләл юнәлешләр үсә, шулардан:  ашамлык продуктлары, туризм, мода һәм медицина. Көнчыгыш илләреннән бизнес-партнерларны җәлеп итү һәм һәм Россия продукциясен мөселман илләренә экспортны арттыру икътисад үсешенә этәрә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ислам финансы  механизмнары алыш-биреш килешүләре төзегәндә билгеле бер этик нормаларны үтәүне таләп итә, шуңа күрә, беренчедән, ислам экосистемасы таләпләренә туры килерлек бердәм стандарт эшләргә һәм аны киләчәктә Росстандартка кертергә, икенчедән, Росстандратның төбәк вәкиллекләре базасында сертификация үзәкләрен гамәлгә кую турында тәкъдим эшләргә кирәк.

«Россия Федерациясе Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында күзәтүче булып тора. Россия төбәкләрендә ислам финанславы продуктларына һәм хезмәт күрсәтүләренә ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен Россия Федераль Партнерлык Банкы булдыру турында уйларга кирәктер», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бизнес-бергәлек вәкилләренә.

Азакта Татарстан Президенты, форум барышында Россия Федерациясендә ислам финансы механизмнарын киләчәктә дә алга сөрүгә ярдәм итәрлек тәкъдимнәр булачак, дип ышаныч белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте