Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») IV татар җыры фестивалендә булды.
Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Искәртәбез, фестивальне булдыру фикерен Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә узган иде, аның йомгаклары нигезендә Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар чыгарды.
Проектның төп максатлары: татар эстрадасын яңа баскычка күтәрү, музыкага, текстка, башкаручыларның һөнәри осталыгына, стилистикага, башкару манерасына карата сыйфат ягыннан югарырак таләпләрне гамәлгә ашыру, шулай ук татар музыка сәнгатен Россиядә һәм чит илләрдә пропагандалау.
2019 елда проектта 16 җырчы чыгыш ясый. Шулар арасында өч сезон артистлары (Алина Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Артур һәм Эльза Исламовлар, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Әмир Ахмәдишин һәм башкалар).
Сәхнәгә куючы музыкаль җитәкче – музыкант, бэнд-лидер, педагог Вадим Эйленкриг (Мәскәү).
2020 елның 17 гыйнварында фестиваль концерты Нью-Йорктагы атаклы Карнеги-холлның концертлар залында узачак.