ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Көн тәртибенә актуаль мәсьәләләр чыгарылды, шул исәптән “Татэнергосбыт”АҖнең 2019 елның 9 ае эчендәге эшчәнлек нәтиҗәләре, компаниянең табыш һәм чыгымнар бюджетына төзәтмәләр кертү.
“Татэнергосбыт”АҖнең икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсөяр Гыймазетдинова Директорлар советы әгъзаларын компаниянең 9 ай эчендәге эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.
“Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен куллануның үсеше дәвам итә. Станцияләр тарафыннан электр энергиясен эшләп чыгару агымдагы елның 9 аенда 21 млрд 74 млн кВт сәгать тәшкил итте, узган елга караганда 7,6%ка күбрәк. Компаниянең 9 ай эчендәге табышы 50 млрд 318 млн сум тәшкил итте, 2018 елга караганда 10%ка күбрәк”, - дип сөйләде Илсөяр Гыймазетдинова.
Алга таба директор Рифнур Сөләйманов “Татэнергосбыт”АҖнең оештыру структурасындагы үзгәрешләргә бәйле компаниянең табыш һәм чыгымнар бюджетына кертелгән төзәтмәләр турында сөйләде.