Татарстан Президенты: Россия һәм ислам дөньясы мөнәсәбәтләренең цивилизацияле партнерлык үрнәге булуына омтылырга кирәк

29.11.2019

Бүген Уфада (Башкортостан Республикасы) «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы узды. Чара "Конфессияара тынычлык: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләр тәҗрибәсе" темасына багышланды һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 50 ел, төркемгә нигез салучы, Россиянең атаклы сәяси эшлеклесе Евгений Примаков тууына 90 ел тулуга багышланды. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин сәламләвен укып, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар сессияне ачты.

Утырыш модераторы Федерация Советының халыкара эшләр буенча Комитеты рәисе урынбасары, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче, сәяси фәннәр докторы,  «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин иде. 

Рөстәм Миңнеханов аерым Башкортостан башлыгы Радий Хәбировка кунакчыллык һәм утырышны уздыру өчен бөтен шартлар булдырылганы өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, 2005 елда Владимир Путин инициативасы буенча безнең илебез Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды. Ул чорда генераль секретарь Экмелледдин Ихсаноглу иде, ул бүген безнең утырышта катнаша. Агымдагы елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы 50 еллык юбилеен билгели. "Ихластан бу күренекле көн белән котлыйм һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына, аның җитәкчелегенә, әгъзаларына алга таба эшләрендә уңышлар телим", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Россиянең ислам дөньясына якын ил булуына игътибар итте. 

"Бүген мөнәсәбәтләребезнең потенциалын активрак кулланырга кирәк. Көчләрне берләштереп, тигез хокукка, халыкара хокук һәм гаделлек нормаларын үтәүгә нигезләнгән тәртипне тизрәк урнаштыра алачакбыз», — диде Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.