Яңалыклар

05.10.2019

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле 1 мең 117 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 421 мең сумлык 288 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 981 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

04.10.2019

Татарстанда туризм тармагын үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында сөйләде. Утырыш Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә Казан Ратушасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.    

04.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында Идел буе федераль округында туризмны үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Утырыш Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә Казан Ратушасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.   

04.10.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстанның цифрлы телевидениегә күчүенә әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

04.10.2019

Идел буе федераль округының круизлар туризмын үстерү өчен уникаль ресурслары бар. Ел саен округта круиз һәм шәһәр янына 500 меңнән кеше сәфәр кыла.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризм мәсьәләләре Советы утырышында белдерде. Утырыш Казан Ратушасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узды. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов - Советның эш төркеме рәистәше. 

04.10.2019

Эчке һәм тышкы туризм буенча туроператорларның финанс гарантияләрен шактый арттырырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында хәбәр итте. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.

04.10.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә туризмны үстерү буенча юнәлеш министрлыгы булдырырга тәкъдим итте.    Әлеге тәкъдимне Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында хәбәр итте. Утырыш Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә Казан Ратушасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.

04.10.2019

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының туризм потенциалы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Искәртәбез, бүген Казанда Игорь Комаров Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышын уздырачак. 

04.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль туризм агентлыгы (Ростуризм) җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты.   

Очрашуда катнашучылар республикада туризм индустриясен үстерү, инфраструктураны камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук төбәккә туристлар җәлеп итү чаралары турында фикер алыштылар.   

03.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Болгар тарих-археология комплексында булдылар. Аларны ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов озата йөрде.

Битләр: << 791 792 793 794 795 796 797 798 ( 799 ) 800 >>