Яңалыклар

05.12.2019

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп функцияле үзәк эшчәнлеге белән танышты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән ТР Президенты Кол Гали бульварында урнашкан "Минем документлар" күп функцияле үзәгендә булды. Бу Татарстан Республикасындагы иң зур күп функцияле үзәк офисы, анда көненә 3 меңгә якын кешегә хезмәт күрәтелә ала. 

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзәк өстенлекләре турында сөйләде. 

 

05.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КАМАЗның 50 еллыгына багышланган тантанада катнашты. 

Тантаналар Чаллыда «Орган залы» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесендә узды.

05.12.2019

Бүген Казан Ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган традицион тантана узды, ул Россиядә ел саен 9 декабрьдә уздырыла.

Тантанага татарстанлы Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары чакырылган иде. Шулай ук анда үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның туганнары һәм якыннары, гаилә әгъзалары катнашты.

05.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. 

Анда Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән «КАМАЗ» ГАҖнең Фәнни-техник үзәгендә булды. 

Биредә Татарстан Президентын предприятиенең иң яңа эшләнмәләре белән таныштырдылар. ФТҮ - автогигантның төп бүлекчәсе. Үзәк нигезендә кулланучылар өчен яхшырак, камилрәк яңа автомобильләр, шул исәптән автобуслар да эшләнә.

05.12.2019

Татарстан Республикасында 679 мәктәптә укыту татар телендә, 91 мәктәптә чуаш телендә, 25 мәктәптә удмурт телендә, 17 мәктәптә мари телендә алып барыла, 3 мәктәптә мордва теле, бер мәктәптә иврит теле өйрәнелә.

Бу мәгълүматларны бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында җиткерде.

Утырыш Татарстанда үсеп килүче буынны патриотик һәм милли-мәдәни тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

05.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов APU компаниясе (Монголия) җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

APU компаниясе - Монголиядә алкоголь һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүчеләрнең иң эресе. Хәзерге вакытта ул "Татспиртпром" АҖ белән хезмәттәшлек итә. 

Shunkhlai Group компаниясе президенты, APU компаниясе директорлар советы рәисе Пурэв Батсайхан билгеләгәнчә, Казанга ул Монголия Көннәрендә катнашу максатыннан кигән (5 декабрь көнне уза). 

05.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «НПК «Химпроминжиниринг» АҖ генераль директоры Александр Тюнин белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм багланышларны киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

05.12.2019

Бүген Казан Кремлендә Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты Эчке эшләр Идарәсенең  Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре белән эш итү департаменты башлыгы Юрий Шевяков катнашты.

 

05.12.2019

Хөрмәтле Татарстан волонтерлары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне чын күңелдән Халыкара волонтерлар көне белән котлыйм! Бу көнне сезгә мөһим һәм файдалы эшләрегез өчен бөтен дөнья рәхмәт белдерә.

04.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Битләр: << 791 ( 792 ) 793 794 795 796 797 798 799 800 >>