Яңалыклар

19.11.2019

Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Россиядә гуманитар белем бирүнең актуаль мәсьәләләре” мәгариф форумының пленар утырышы узды, ул үзенең программасында  тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Бөтенроссия ассоциациясенең күчмә киңәшмәсен һәм республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының III съездын берләштерде.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.

18.11.2019

Бүген Россия Федерациясе Спорт министрлыгында ведомство башлыгы Павел Колобков белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы узды. 

"Безнең сөйләшү өчен темалар бик күп. Бу елларда Казанда бик күп спорт чаралары уздырылачак, шул исәптән 2025 елсы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, - диде Россия спорт министры. - Су спорт төрләребуенча Европа чемпионатын уздыруга да заявка бирергә планлаштырабыз. Моңарчы, 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек эре халыкара чараларны уздыру аркасында, бөтен шартлар да булдырылды". 

 

 

17.11.2019

Бүген “Казан” халыкара аэропортында 2013 елның 17 ноябрендә һәлакәткә юлыккан Боинг-737 пассажир самолеты корбаннарын искә алып, матәм митингы узды.

16.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының VII ачык еллык республика телевизион фестиваленең зона этабының гала-концертында катнашты. Чара Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. 

16.11.2019

Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

16.11.2019

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә техник авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыю барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

 

16.11.2019

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле 1 мең 268 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 13 млн. 934 мең сумлык 320 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 141 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

15.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы җәмәгать судьялары участоклары урнашкан бинасында булды.

Искәртәбез, Казанның Киров районында җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру өчен элеккеге балалар бакчасы бинасы ремонтланды.

Бу максатларга республика бюджетыннан 86 млн сум бүлеп бирелде.

15.11.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Регби федерациясенең чираттан тыш отчет-сайлау конференциясендә катнашты.

Искә төшерәбез, Алексей Песошин Россия Регби федерациясе Югары советы әгъзасы булып тора.

15.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив  институтында (Россия кооперация университеты филиалы) булды. Бүген үк бу югары уку йорты базасында кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге ачылды.

Яңа уку корпусында кунаклар өчен ресурс үзәген интерактив тәкъдир итү оештырылган иде, укучыларның кайбер проектларын да күрсәттеләр. 

Битләр: << 791 792 793 794 795 796 797 798 799 ( 800 ) >>